Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә “Метрошка” ишегалды футбол уены фестивале узачак
Татарстанда бу турнир беренче тапкыр Әлмәт шәһәрендә уза.
(Әлмәт, 26 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 10-11 август көннәрендә Әлмәт шәһәр стадионында регионара балалар өчен “Метрошка” ишегалды футбол уены фестивале узачак. Теләгән һәрбер кеше уенны бушка карый алачак, дип яза җирле басма.
Татарстанда бу турнир беренче тапкыр Әлмәт шәһәрендә уза. Турнирда 20 команда көч сынашачак. Бәйге ике яшь категориясе буенча бүленгән: өлкән (2005 – 2006 елда туганнар) һәм кече (2007 – 2008 елда туганнар).
Әлмәтнең яшь футболчылары шәһәребезне фестиваль суперкубогында тәкъдим итү өчен көрәшәчәк. Әлеге фестиваль сентябрь аенда Чиләбе шәһәрендә узачак. Биредә үз яшь категорияләрендә жиңүчеләр Россиянең алты регионыннан килгән 22 мәктәпнең иң яхшы уенчылары белән очрашачак.
Абсолют чемпион булган команда күчеп йөрүче «Метрошка-2018» кубогы һәм «Русская медная компания» АҖ генераль партнерының төп призы белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы ике командага профессиональ футбол экипировкасы биреләчәк һәм алар Санкт-Петербург шәһәренең “Зенит” футбол клубына юл тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз