Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә медицина карталарын чүплеккә ташлаучыларны җәза көтә
Документлар үзәк район хастаханәсенә кире кайтарылган.
(Әлмәт, 19 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт прокуратурасы төзелеш чүплегендә медицина карталарын табу факты буенча тикшерү үткәргән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Май аенда экологлар Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсеннән ерак түгел төзелеш калдыклары һәм пациентларның авыру тарихы язылган карточкалардан торган чүплеккә тап булганнар иде.
Тикшерү барышында барлыгы 67 медицина документы табылган. Ачыкланганча, медицина документлары Әлмәт үзәк район хастаханәсенеке булып чыкты. 2017 елда биредә капиталь ремонт эшләре барган вакытында алар хастаханәнең беренче катына күчерелә. Ә соңыннан дәвалау оешмасы хезмәткәрләренең игътибарсызлыгы аркасында төзелеш калдыклары белән бергә чүплеккә ыргытылган була.
Шулай итеп, хастаханә хезмәткәрләре "Шәхси мәгълүматлар турында"гы законны һәм сәламәтлек саклау министрлыгының берничә боерыгын бозган булып чыга. Документлар үзәк район хастаханәсенә кире кайтарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз