Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә медицина хезмәткәрләрен зурладылар
"Ак чәчәкләр" бәйгесендә катнашканнарга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
(Әлмәт, 16 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Һәр елны июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Быел да Әлмәтнең "Нефтьче" Мәдәният сараенда ак халатлыларны зурладылар, дип яза җирле басма.
Сәламәтлек сагында торучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина котлады. Бәйрәмдә алдынгы табиб, акушер һәм фельдшерлар, медицина өлкәсендә фидакарь хезмәт куючылар РФ һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының, раойн Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, "ТР сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре" билгесе белән бүләкләнде. "Ак чәчәкләр" бәйгесендә катнашканнарга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Медицина хезмәткәрләре арасында уздырыла торган спартакиада җиңүчеләрен дә биредә игълан иттеләр. 1 нче урынга һәм күчмә кубокка медсанчасть лаек булды. 2 нче урынны перинаталь үзәге булган балалар шәһәр хастаханәсе яулады. 3 нче урынны ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм стоматология шифаханәсе бүлеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз