news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә мебель цехында янгында һәлак булган икенче кеше мәетен таптылар

Мебель цехындагы янгында ике кеше үлде, тагын ике кешегә ис тигән, аларны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Янгын сүндерүчеләр Әлмәттәге мебель цехында һәлак булган икенче кеше мәетен тапкан. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Объездная урамында урнашкан бинада янгын турындагы хәбәр бүген көндезге уникенче яртыда 112 номерына килгән. Урынга коткаручылар киткән. Янгынга икенче ранг бирелгән.

Янгын сүндерүчеләр "Агат" сәүдә йортының мебель цехы эчендә ут чыгуын ачыклый. Янгын мәйданы 240 квадрат метр тәшкил итә. 11.52 сәгатьтә янгынга өченче ранг бирелгән.

  • Әлеге янгында предприятиедә эшләүче бер ир-ат һәлак булганын  хәбәр иткән идек.

12.35 сәгатьтә ачык ут сүндерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot