news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә мебель цехы яна

360 квадрат метр мәйдандагы янгынга өченче ранг бирелгән.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ"). Әлмәт шәһәрендә мебель ясый торган цех бинасында янгын чыккан. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Объездная урамында урнашкан бинада янгын турындагы хәбәр бүген көндезге уникенче яртыда 112 номерына килгән. Урынга коткаручылар киткән. Янгынга икенче ранг бирелгән.

Янгын сүндерүчеләр "Агат" сәүдә йортының мебель цехы эчендә ут чыгуын ачыклаган. Янгын мәйданы 360 квадрат метр тәшкил итә.

11.52 сәгатьтә янгынга өченче ранг бирелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot