Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә мөмкинлекләре чикле балалар йөзү буенча ярышты
Спорт чарасы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
(Әлмәт, 12 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең балалар һәм яшүсмерләр итаҗы үзәгендә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалар арасында йөзү беренчелеге узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Биредә шәһәр һәм район мәктәпләреннән килгән 9 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге 70 спортчы катнашты. Йөзүчеләр алдында 25 метрлы дистанцияне ирекле стильдә йөзеп чыгу бурычы куелган иде.
Ярышлар терәк-хәрәкәт авыруларыннан интеккән, күрү һәм ишетү проблемалы һәм гомуми авырулар буенча инвалидлык алган катнашучылар төркемнәренә бүлеп уздырылды.
Әлеге төр ярышларда алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуны оныта. Беренче планга рух көче һәм җиңү теләге чыга. Ә югары нәтиҗәләргә ирешү аларга үз көчләренә ышанырга ярдәм итә.
Спорт чарасы җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз