news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт алды

Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга ярдәм итү.

(Әлмәт, 14 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республикакүләм хәйрия акциясе Татарстанда инде 2007 елдан бирле оештырылып килә. Бу акциягә Әлмәт тә кушылды, дип яза җирле басма.

Акцияне оештыручыларның бурычы – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче балаларга бу көн чын бәйрәм булсын өчен, мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулын сузу.

Әлеге акциягә теләгән һәркем кушыла ала.Ярдәм итергә теләүчеләр Р.Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 306 кабинет адресы буенча урнашкан Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot