Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә мәктәп укучысы контроль эштән качу өчен үзенә һөҗүм итүләре турында хәбәр иткән
10 яшьлек малай, контроль эштән качып, узгынчы ир-атка гаеп яга.
(Казан, 18 октябрь, "Татар-информ"). Әлмәттә яшәүче хатын-кыз үзенең 10 яшьлек улына һөҗүм итүләре турында полициягә хәбәр итә. Малай сүзләренә караганда, мәктәп янында аңа билгесез ир-ат ташлана, әмма узып баручылар малайга булыша. Полиция бүлегенә шушындый эчтәлектәге гариза керде, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Хокук саклау бүлеге хезмәткәрләре хәвеф булган урында гаепләнүчене ачыклый һәм сорау алу уздыра. Соңрак, малайның мәктәпкә контроль эшкә бармас өчен очраклы бер ир-атка яла ягуы билгеле була. Ул әти-әнисе полициядән кайткач, дөреслекне сөйләп бирә. Узгынчы ир-атның гаепсезлеген видеокүзәтү камерасындагы язма да раслый.
Видеокүзәтүдә малайның мәктәп территориясенә ялгызы гына керүе һәм берәүнең дә аның янында туктамавы ачык күренә.
Хәзер 10 яшьлек малайның әти-әнисенә балага тиешле тәрбия бирмәгән өчен өч меңгә кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз