Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә җәмәгать транспортларында юл йөрү бәясе арта
Үзгәрешләр бензин, электр энергиясе, запас частьларга бәяләр артуы белән бәйле.
(Әлмәт, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1 октябрьдән Әлмәт шәһәре һәм шәһәр яны транспортларында юл йөрү бәясе арта. Бу хакта район башкарма комитеты хәбәр итә, дип яза җирле басма.
Яңа тарифлар Татарстан Дәүләт комитеты тарафыннан расланган карарлар нигезендә исәпләнгән. Шәһәр эчендә автобуслар һәм троллейбусларда йөрү өчен транспорт салонында билет алганда 22 сум түләргә туры киләчәк. Электрон билеттан файдаланганда юл бәясе 20 сумга чыгачак. Шәһәр яны җәмәгать транспортларына 1 пасс/км өчен тариф 2,30 сум торачак (элек 2,20 сум булган). Үзгәрешләр бензин, электр энергиясе, запас частьларга бәяләр артуы белән бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз