news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар җыелды

Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 48 меңнән артык пенсионер яши.

Әлмәттә җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар җыелды

(Әлмәт, 2 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бу көннәрдә Әлмәтнең политехникум ашханәсендә Өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды. Бирегә район үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләр, әле дә җәмәгать эшләрендә актив катнашучылар җыелды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Өлкәннәрне район башлыгы Тимур Нагуманов, “Татнефть" компаниясенең профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин һәм районның ветераннар советы рәисе Василий Самойлов котлады.

 Алар абый-апаларга күпьеллык хезмәтләре, шәһәребез һәм Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертүләре, актив тормыш позициясе өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 48 меңнән артык пенсионер яши. Шуларның 850 се 90 яшькә җиткән, 6 кеше йөз яшьтән дә өлкән. Алар арасында 55 сугыш ветераны, 1364 тән артык тыл хезмәтчәне исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100