news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә өлкәннәрне кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр

Мәшгульлек үзәге белгече әлеге гражданнарга булган вакансияләр турында мәгълүмат бирде.

(Әлмәт, 9 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге вәкиле социаль яклау идарәсе тарафыннан оештырылган өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашуда катнашты, дип яза җирле басма.

Чара барышында өлкән яшьтәге гражданнарны пенсия белән тәэмин итү, медицина хезмәте күрсәтү, инвалидлыкны рәсмиләштерү, реабилитацияләүнең техник чараларын алу, эшкә урнашу мөмкинлеге һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Очрашуга килгән ике кеше вахтер һәм хезмәтне саклау буенча белгеч вазифалары буенча эшкә урнашу теләге булуын да белдерде.

Мәшгульлек үзәге белгече әлеге гражданнарга булган вакансияләр турында мәгълүмат бирде һәм аларны үзәк тарафыннан үткәрелә торган махсус чараларга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot