news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә өлкәннәр көнендә бушлай ипи өләшәчәкләр

Бүләк күләме чикле. Өлгерләргә ул кибетләргә керү урыннарында тәкъдим ителәчәк.

(Әлмәт, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Өлкәннәр көне уңаеннан Әлмәттә “Бушлай ипи” акциясе оештырыла, дип яза җирле басма.

1 октябрь көнне 9.30 дан 11.30 сәгатькә кадәр шәһәрнең биш сәүдә ноктасында әлеге акция кысаларында чара уздырыла. Волонтерлар биредә пенсионерларга бушлай ипи һәм азык-төлек җыелмасы таратачаклар.

Кибетләрнең адресы: Девон урамы, 89; Төзүчеләр пр., 10А; М.Җәлил урамы, 47; Чернышевский урамы, 31; Нефтьчеләр урамы, 29.

Бүләк күләме чикле. Өлгерләргә ул кибетләргә керү урыннарында тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot