news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә лаеклы ялдагылар арасында уздырылган III иҗат бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Компания җитәкчелеге, картиналар галереясе вәкилләре теләкләргә кушып, дипломнар, акчалата бүләкләр дә өләште.

(Әлмәт, 29 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). «Татнефть» компаниясенең структур бүлекчәләре, предприятиеләре хезмәткәрләре һәм лаеклы ялдагылар арасында уздырылган III иҗат бәйгесе җиңүчеләрен шушы көннәрдә тантаналы тәбрик иттеләр, дип яза җирле басма.

Кул эшләре, гомумән, мавыктыргыч шөгыль. Үзеңне илһамландыручы эшкә алынсаң, вакыты да табыла, теләк тә. Нинди юнәлештә булуына да карамастан, һәрберсе күз нурын, кул җылысын, күңел матурлыгын саклый.

– Эшләрнең барысы да игътибарга лаек. Мин һәммәсен бик кызыксынып карадым, дөресен әйтәм, җиңүгә лаеклыларны аерып әйтү кыен, чөнки һәр эш югары осталык белән башкарылган, – дип бәяләде күргәзмәне компания генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

Халкыбыз борын-борыннан нинди шөгыльләрне үз иткән булса, аларның бары да күргәзмәдә чагылды. Кемдер чигеп картиналар ясый, икенчеләр аны тимерне чүкеп барлыкка китерә, өченчеләр буяу, пумала белән оста эш итә. Араларында агач уеп, могҗиза тудыручылар, тимердән сувенирлар ясаучылар, хәтта авыл тормышын чагылдырган композиция дә бар иде. Һәр эш үзенчә затлы, зәвыклы булуы белән аерылып тора. Алар өчен Әлмәт, Бөгелмә, Җәлилдә узган күчмә күргәзмә барышында һәм компаниянең корпоратив социаль челтәрендә тавыш бирү оештырылган, димәк, иң-иңнәрне халык үзе сайлаган. «Сынлы сәнгать һәм графика» номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә «Татинтек»тан Юлия Закирова, «кулланма иҗат» номинациясендә «ТаграС-РемСервис» ветераны Николай Карасев лаек булды. Бәйге җиңүчеләре һәм призлы урын ияләре котлауларны мулдан кабул итте. Компания җитәкчелеге, картиналар галереясе вәкилләре теләкләргә кушып, дипломнар, акчалата бүләкләр дә өләште. Оештыручылар шулай ук профессионаллар күзлегеннән дә өч эшне өстәмә рәвештә югары бәяләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot