news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә «Лада Калина» пассажиры синтетик наркотик белән тоткарланган

Әлеге адәм беркайда да эшләми, элек хөкем ителгән булган

 (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). 29 сентябрьдә кичке сәгать 5ләрдә полиция хезмәткәрләре Әлмәт шәһәренең Җәлил урамында «Лада Калина» автомобиле пассажирыннан 1,15 грамм синтетик наркотик табып ала.

1983 елгы әлеге адәм беркайда да эшләми, элек хөкем ителгән булган. Шул көнне республика буенча наркотик белән эләгүчеләр саны 8 кеше булган. Алардан 3,142 грамм синтетик наркотик һәм 247,2 грамм марихуана табып алынган, дипачыклык кертә “Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot