news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Кыш Бабай призларына үзенчәлекле бәйге узды

Ярышлар юлда йөрү кагыйдәләрен белү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатыннан оештырылды.

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Юлда йөрү кагыйдәләрен белү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатынннан Әлмәттә Кыш Бабай призларына үзенчәлекле бәйге узды, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы. Анда берничә буын вәкилләре көч сынашты.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары, студентлар, әтиләр, тәрбиячеләр һәм укытучылар, шулай ук автоледи командаларыннан торган бәйге катнашучыларын олимпия резервында булган спорт мәктәбенә җыелды. Бәйгене Әлмәт ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе» һәм районның мәгариф идарәсе бергәләп оештырды.

Бәйгенең төп герое – Кыш бабай булуын исәпкә алып, чарада катнашучы һәркемгә истәлекле бүләкләр әзерләнгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100