news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә кыргый киндер басулары ачыкланды

Наркотикларга каршы комиссия эшчәнлеге кысаларында шушы көннәрдә кырлардагы кыргый киндер биләмәләрен ачыклау һәм аларны юк итү буенча рейд оештырылды

(Әлмәт, 17 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Наркотикларга каршы комиссия эшчәнлеге кысаларында шушы көннәрдә кырлардагы кыргый киндер биләмәләрен ачыклау һәм аларны юк итү буенча рейд оештырылды, дип яза җирле басма.

Анда Әлмәт шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Игорь Нагаев, журналистлар һәм наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль службаның Әлмәт районара бүлеге оперуполномоченные Илсур Маннанов катнашты.

  Ел саен наркотикларга каршы комиссия утырышларында җәй башында ук авыл советы, авыл хуҗалыклары җитәкчеләренә алар биләмәләрендә һәм совхоз кырларында үсеп яткан киндер, мәк үсентеләрен чәчәк атканчы юк итәргә кушыла. Әмма бик сирәкләр генә моңа колак сала. Ел саен диярлек бер үк урыннарда киндер басулары һаман саен наркоманнарны үзенә җәлеп итеп тора. Кәләй, Колшәрип, Рус Акташы җирлекләрендә кыргый киндер киң мәйданнарны биләвен ел да әйтеп киләләр, кисәтүләргә карамастан авыл хуҗалыклары аларны юк итәргә генә ашыкмый.

Моңа бармак аша гына караучылар күп булганга, соңгы елларда җаваплылык икеләтә артты да инде. Кыргый табигый наркотик үсемлекләрнең үсүен белә торып та, юк итмәүчеләргә административ җавалылык каралган: гражданнарга (бакчаларда үсеп утырган мәк тә моңа керә)1500- 2000 сумга кадәр, вазифадагы затларга 3000 нән 4000гә, юридик затларга 30 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф салына.

 Рейд барышында шактый урыннарны барлый алдылар. Иң элек Түбән Мактама җирлегендәге мәйданнарны карап чыктылар, аз гына булса да, әмма киндер үскән урыннар шактый.

 – Киндер тышкы кыяфәте белән кычытканны хәтерләтә. Рейд барышында шуңа да игътибарлырак булырга туры килә. Якыннанрак килеп карагач, күп очракта киндернең берничә метрга кадәр үсеп утыруын абайлыйбыз. Бер-ике ел элек кайда киндер үсеп утырса, әле дә шул ук җирләр кара исемлектә, - диде Игорь Нагаев.

Якын арада бу авылларга күрсәтмә бирелеп, зыянлы басулар юк ителер дип ышанып калыйк. Игорь Нагаев исә мондый урыннарны фаш итү алга таба да дәвам итәчәк дип белдерде.


 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot