Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә “Кванториум” ачылачак
Балалар биредә хуҗалык эшләрен алып бару, өс киемнәре тегү һәм кисү, ботаника түгәрәкләренә һәм зоотүгәрәккә йөри алачаклар.
(Әлмәт, 3 май, "Татар-информ","Әлмәт таңнары"). Нефтьчеләр башкаласында балалар технопаркы ачылачак. «Кванториум» югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән балалар иҗаты үзәге булырга тиеш, дип яза район газетасы.
Балалар биредә хуҗалык эшләрен алып бару, өс киемнәре тегү һәм кисү, ботаника түгәрәкләренә һәм зоотүгәрәккә йөри алачаклар.
Моннан тыш, технопаркта сәнәгый дизайн, ИТ-квант, наноквант, нейроквант, кул эшләре иҗаты һәм рәсем сәнгате кабинетлары, китапханә, шулай ук коворкинг һәм робоквант кабинетлары булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз