news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә кроватьтан егылган 120 килограммлы хатынга коткаручылар ярдәм иткән

Коткаручылар хатын-кызны табиблар кулына тапшырган.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Әлмәттә кроватьтан егылган 120 килограммлы хатынга коткаручылар ярдәм иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Географическая урамындагы 15нче йорттан хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына 12 июньдә алынган. Шалтыратучы кеше 120 килограммлы кызының кроватьтан егылуын һәм үзе тора алмавын хәбәр иткән. Хатын-кызга ярдәмгә Әлмәт коткаручылары килгән. Алар аны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары кулына тапшырган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100