Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә креатив чаналар фестивалендә җиңүчеләр ачыкланды
Ярышның төп шарты – таудан кешеләрнең игътибарын җәлеп итәрлек итеп тиз һәм ерак төшәргә.
(Әлмәт, 5 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2 февральдә Әлмәттә беренче тапкыр "Санки- ушанки" креатив чаналар фестивале уздырылды. Анда 21 команда һәм 21 чана катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, иң креатив чана номинациясендә җиңүче дип "Өч самурай" командасы танылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Чара «Татнефть» компаниясе ярдәме белән оештырылган иде. Әлеге кызыклы чарада катнашырга дип Әлмәт, Мамадыш, Азнакай, Чаллы, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Балык Бистәсе районнарыннан да командалар килгән иде.
Игътибарны, шулай ук, футбол кыры рәвешендә башкарылган җиңел чаналар да җәлеп итте. "Колхозчылар" командасы тамашачыга чаналарын таудан иң тиз төшүче дип танытудан тыш, чын футбол фристайлын да күрсәттеләр.
Барысыннан да ераграк "Яшен" командасының чанасы очты. Әлеге команда чанасы боз трассасы ахырына кадәр җитә алды. Фестиваль тематикасына иң якын килгәне дип "Чупай" командасын атарга була. Алар чын мәгънәсендә "ушанка" баш киемен ясаган иде.
Ярыш нәтиҗәләре буенча номинация ияләре акчалата призлар һәм фестиваль партнерлары бүләкләрен алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз