news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә "Красная гвоздика" – "Кызыл канәфер" хәйрия акциясе дәвам итә

Аның асылы сугыш ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт.

(Әлмәт, 22 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә "Красная гвоздика" – "Кызыл канәфер" хәйрия акциясе дәвам итә. Аның асылы сугыш ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт, дип яза җирле басма.

 Акциядә катнашу бик гади: кызыл канәфер формасындагы билгене сатып алу да җитә. Ул шәһәребездәге бик күп супермаркетларда сатыла. Шулай ук аларны Яшьләр үзәгендә дә алырга мөмкин. Әлеге билгеләрне сатудан кергән акчалар, атап әйткәндә, ветераннарга медицина хезмәте күрсәтүгә юнәлдереләчәк. Акция бүген, 22 июнь көнне "Хәтер шәме" чарасы белән төгәлләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot