news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә койма аша чыккан вакытта аягы белән тимергә кадалган егетне коткарганнар

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә егет эленеп калган тимерне кисеп алырга туры килгән.

Әлмәттә койма аша чыккан вакытта аягы белән тимергә кадалган егетне коткарганнар
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлмәт шәһәрендә койма аша чыккан вакытта аягы белән тимергә кадалган егетне коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртәнге сәгать алтыда 25 яшьлек егет Гагарин урамында койма аркылы чыгарга уйлаган. Әмма ул моны сак кына эшли алмаган һәм аягы белән тимергә кадалган.

Урынга килгән коткаручылар егет эленеп калган тимерне кисеп алган һәм аны коймадан төшереп, ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot