news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә "Кошларны ашатыгыз" акциясе бара

Чара елның салкын чорында кошларга ярдәм итү, бакчага йөрүче балаларда һәм мәктәп укучыларында табигатькә сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру өчен оештырыла

Әлмәттә "Кошларны ашатыгыз" акциясе бара
eco.tatarstan.ru

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). "Кошларны ашатыгыз-2018" табигатьне саклау акциясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе һәм Әлмәт районының Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты тарафыннан оештырылган. Шушы чара кысаларында Әлмәт шәһәренең "Золушка" исемле 46 нчы балалар бакчасында җимлекләр әзерләү буенча мастер-класс булган. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Тәрбиячеләр һәм ата-аналар җитәкчелегендә бакчага йөрүче балалар канатлы дуслар өчен җимлек ясарга өйрәнде, кошларның нинди ризык белән туклануы хакында белде. Гамәли чара барышында балалар үзләренә мәгълүм булган кошлар турында сөйләде, соңыннан мөстәкыйль рәвештә аларга рацион төзеде. Тәкъдим ителгән продуктлар арасыннан чыпчыклар, күгәрченнәр, песнәкләр, карабүрекләр яратып ашый торган ризыкларны сайлады. Әзер азык салынган җимлекләрне мөгаллимнәр, балалар һәм ата-аналар белән берлектә, балалар бакчасында һәм янәшә урнашкан паркта элеп чыкты", диелгән әлеге хәбәрдә.

Чараның максаты – елның салкын чорында кошларга ярдәм итү, бакчага йөрүче балаларда һәм мәктәп укучыларында табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру.

Каурыйлы дусларга ярдәм акциясе 26 мартка кадәр дәвам итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100