Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә Корбан гаетен шәһәр күләмендәге бәйрәмгә әйләнде
Халыкны пылау, коймак белән сыйладылар, бүләк өләштеләр.
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”). Корбан гаете Әлмәттә ел саен аерата күтәренке кәефтә уза. Берәүләр өчен бу Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен зур мөмкинлек булса, икенчеләре өчен якыннары белән очрашу-аралашу өчен форсат, ата-бабадан килгән гореф гадәтләргә тугрылык билгесе дә. Ничек кенә булмасын, бу халыкны берләштерә торган зур вакыйга, дип, “Әлмәт таңнары” газетасы бүген гаетне җәмәгать белән үткәрү турында язды.
Иртәнге җидегә игълан ителгән бәйрәм намазына да шәһәребезнең мәхәллә-мәчетләренә халык күпләп җыелган иде. Әлмәтнең үзәк мәчетенә килгән дин кардәшләребезгә шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөрәҗәгать итте. Ул Корбан гаетенең асылы, корбан чалуның әҗер-саваплары хакында вәгазь сөйләде, бәйрәм белән тәбрик итте. Мәхәлләгә җыелган мөселманнарны район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Ул районда ислам дине йолалары үтәлешенә тиешле игътибар бирелүен ассызыклады. “Барлык башка традицион конфессия вәкилләре белән бердәмлектә, дуслыкта яшәгән Әлмәт мөселманнары алга таба да җәмгыятнең рухи үсешендә зур роль уйнаячак. Корбан бәйрәменең дә асылы ничек кенә булса да изгелеккә, бер-береңә яхшы мөгамәләдә булуга кайтып кала. Ә дөньядагы тынычылык үзебездән тора”, – диде Айрат Хәйруллин.
Бәйрәм корбан чалу мәйданчыгында дәвам итте. Соңгы елларда бу йола «Татнефть» ААҖ ярдәме белән корылган махсус урында – үзәк мәйдан тирәсендә уздырыла. Биредә корбан чалу өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: корбанлык малны сату оештырылган, чалу урыны билгеләнгән, сугымчылар сайланган. Быел Аллаһы Тәгалә кушканны үтәргә теләүчеләр өчен ветеринар контроль узган 1300 корбанлык сарык китертелгән иде. Теләге булганнар урында ук түшкәләрне эшкәртеп, мохтаҗларга мәчет карамагына калдырып китәргә мөмкинлек тудырылган. Ә инде шәһәрдән бераз читтә урнашкан корбан чалу мәйданчыгына бару өчен үзәк мәчеттән җәмәгать транспорты да йөреп торды.
Корбан гаете йола буларак туган-тумачаның хәл-әхвәлен белешү, кунакка йөрешү белән аерата кадерле. Шуңадырмы, менә берничә ел рәттән Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте тарафыннан «Татарстан нефтенә 60 ел» исемендәге мәдәният һәм ял паркында халык өчен бәйрәм оештырыла. Ул быел да узды. Һава торышының бераз бозылып торуына карамастан, үзәк сәхнә янына халыкны күпләп җыелган иде. Биредә балалар да, яшьләр дә, олылар да кызыгырлык, шуңа да азагына чаклы рәхәтләнеп бәйрәм итәрлек уенлы-бәйгеле, мөнәҗәтле-догалы программа оештырылды. Берәүләр викторина сорауларына җавап биреп бүләкләр отса, иң нәни әлмәтлеләр исә халык уеннарында көч сынашып, аттракционнарда атыну өчен билетлар ота алды. Бу көнне паркка килгән һәркем корбан итеннән пешерелгән пылау, кайнар коймаклар белән сыйланды, дип яза җирле чыганак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз