news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә комбайнчыларга премия өләшәләр

Районда 50 дән артык комбайнчы премияле булган инде.

(Әлмәт, 9 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 500 һәм аннан да күбрәк тонна җыйган комбайнчыларга район башлыгы премияләренә сертификатлар тапшыру дәвам итә, дип яза җирле басма

“Союз-Агро” җәмгыятенең Кузайкино участогындагы биш комайнчысы да бүләкле булды. Андрей Капитонов 1055 тонна иген суктырган. Аның башка участоклардагы быелгы эшен исәпкә алганда, суктырылган мәйданы 1986 тонна килеп чыга. Геннадий Казаков безнең район кырларында 961, Максим Ратников 977, Николай Антонов 827, Сергей Коновалов 769 тонна суктырган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов тырыш комбайнчыларга сертификатлар тапшырып, фидакарьлекләре өчен рәхмәтен җиткерде, җыелган 100 мең тонна бөртектә аларның да өлеше зур булуын искәртте.
“Союз-агро”лылар быелгы уңыштан канәгать.

 

 

 

– Бөртекле культуралардан уртача һәр гектарыннан 32,7 центнер уңыш чыга. Уҗым бодаеның 60 процентын җыеп бетердек инде. Борчак, арпа белән эшне тәмамладык. Уңыштан канәгать. Безнең технология башкалардан аерылып тора. Без туфракны эшкәртмичә генә турыдан-туры чәчкән идек. Бөртекләрнең сыйфаты яхшы, – диде җәмгыятьнең үсемлекчелек бүлеге начальнигы Илнар Харисов.
Кузайкино участогында 18 комбайн эшли. Эш бер минутка да туктап тормый. Ягулык салу һәм ашлык ташу машиналары янәшәдә генә.

 

 


Наил Усманов билгеләп үткәнчә, сертификатлар бирү туктамый. Районда 50 дән артык комбайнчы премияле булган. Кайберләре берне генә түгел, хәтта берничәне алырга өлгергән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot