news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә командалы-штаб өйрәнүләре бара

Икенче фараз буенча урманда үлгән кабан дуңгызы табыла.

Әлмәттә командалы-штаб өйрәнүләре бара
almet-rt.ru/

(Әлмәт, 30 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 27-31 май көннәрендә Әлмәт районында гражданнар оборонасы буенча командалы-штаб өйрәнүләре узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүгенге өйрәнүләр исә 5 өлештән торачак. Шуларның беренчесе Красноармейка һәм Нолинка торак пунктлары янындагы урманчылыкта узды.

Фаразлар буенча, аэроклуб һава судносының инстуктор-очучыдан Әлмәт муниципаль районының Красноармейка бистәсеннән 2 километр ераклыктагы урманда зур янгын чыккан дигән хәбәр килеп ирешә. Янгын тиз рәвештә сүндерелә.

Икенче фараз буенча урманда үлгән кабан дуңгызы табыла. Тикшерүләр аңарда африка чумасы булуын ачыклый. Әлеге авыруны таратмау өчен җитди чаралар күрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot