news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Әкияттә кунакта” чарасы узды

Чара барышында язучы биографиясенә кагылышлы моментлар, аның дуслары һәм иҗаты турында әңгәмә алып барылды.

(Әлмәт, 13 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт шәһәренең 8 нче китапханә филиалында мәшһүр балалар язучысы А. Алишка багышланган кичә узды, дип яза җирле басма.

Абдулла Алиш балачактан әсәрләренең нигезе булган халык җырларын, мәкаль һәм әйтемнәрне җыярга яраткан. Ул балалар күңеленә юлны үзенең кызыклы әкиятләре белән ачкан язучы.

Чара барышында язучы биографиясенә кагылышлы моментлар, аның дуслары һәм иҗаты турында әңгәмә алып барылды. Ахырда кунакларга А.Алиш әкияте буенча төшерелгән мультфильм тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot