news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Киләчәккә билет” бәйгесенең сайлап алу этабы җиңүчеләре билгеле

Шәһәр һәм районның 21 мәктәбеннән 64 эш кергән

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ). Мәшгульлек үзәге 7-10 сыйныф укучылары арасында уздырылган “Киләчәккә билет” иншалар бәйгесенең сайлап алу этабына йомгак ясады. Бәйгегә шәһәр һәм районның 21 мәктәбеннән барлыгы 64 эш кергән.

“Минем киләчәк һөнәрем” номинациясендә Ирина Назарова (12 нче мәктәп), Елена Бабина (№ 2), “Кадрлар алачыгы” номинацияснедә Анна Бочкарева (Рус Акташы), “Минем киләчәгем – минем кулларда” номинациясендә Гүзәл Якупованың (Нәдер) эшләре иң яхшысы дип табылган. Аларның эшләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына чираттагы этапка җибәрелә, дип белдерә” Әлмәт таңнары” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot