Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә кичке мәктәп директоры "үле җаннар" өчен хезмәт хакы алып барган
Муниципаль бюджетка китерелгән зыян 1,3 млн сумнан артып киткән.
(Әлмәт, 29 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 58 яшьлек элеккеге кичке мәктәп директорын хөкем иткәннәр. Ул “үле җаннар” өчен 7 ел хезмәт хакы алып барган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Билгеле булганча, 2008 елның сентябрь аеннан 2015 елның апреленә кадәр директор хезмәт урыныннан файдаланып биш “үле җанны” эшкә урнаштырып, аларның хезмәт хакын үзе алып барган булган.
Шулай итеп, аның муниципаль бюджетка китерелгән зыян 1,3 млн сумнан артып киткән булган. Әлеге ханымны 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз