news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә кеше талауда шикле кеше тоткарланган

Кесә телефонын урлаган дип саналган егетнең кесәсенд “спайс” табыла

 (Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Әлмәт полиция бүлегенә Совет урамында бер ир-атны кыйнаулары турында хәбәр килә.

Ведомстводан тыш сак экипажы, кичекмәстән, чакыру буенча чыга. 57 яшьлек ир хокук сакчыларына үзен берничә минут элек кенә билгесез ир кыйнавы һәм сумкасын алып качуы турында әйтә. Полиция хезмәткәрләре ишегалларын тикшерә башлый. Җинаять урыннан ерак түгел гаражлар янында экипаж кулына таныш сумка тоткан берәүгә юлыга. Аннан зыян күрүченең ике кесә телефонын, документларын табалар. 25 яшьлек ир-егетнең кесәсендә шулай ук наркотикка ошаган матдәле пакет та була. Экспертиза аның “спайс” булуын ачыклый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100