news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә кеше өшегән

Узган атнада шәһәр халкы 723 тапкыр ашыгыч медицина ярдәме чакырткан

 (Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Узган атнада әлмәтлеләр 723 тапкыр ашыгыч медицина ярдәме чакырткан. Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Равил Хәйруллин шәһәр җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, аларның 173е хастаханәләрнең кабул итү бүлегенә китерелгән. Кыш әле чын-чынлап башланырга өлгермәде, әмма инде бер кешенең өшү очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100