news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә кечкенә кызчыкны коткарганнар

Дүрт яшьлек кызның сәламәтлегенә зыян килмәгән.

(Казан, 25 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Кичке сигезләр тулып килгәндә 112 хезмәтенә әлмәтлеләр шалтыратып, Төзүчеләр проспектындагы 47 нче йортның бишенче кат балконы козырегында бер кыз бала басып торуын әйтәләр, – дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. 

Шунда ук урынга коткаручылар бара. Алар арадаш балконнан альпинист җайланмасы белән күтәрелеп, кызчыкны фатирга тартып төшерәләр. Балага зыян килми. Ул кайтып җиткән ата-анасы кулына тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot