news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә кечкенә баланы мәсхәрәләгән чит ил кешесен хөкем итәләр

Ир үз гаебен танымый.

(Әлмәт, 19 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә кечкенә баланы мәсхәрәләгән 45 яшьлек ирне хөкем итәчәкләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлмәт прокуратурасы 45 яшьлек чит ил кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслаган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2018 елның җәендә ул аның белән яшәүче хатын-кызның кечкенә кызына карата ике тапкыр җенси характердагы гамәлләр кылган була. Җинаять кылганнан соң ир качып китә һәм аны эзләүгә игълан итәләр.Тәртип сакчылары аны бары 2019 елның апрелендә генә тоткарлый ала.

Ир үз гаебен танымый. Җинаять эше Әлмәт шәһәренең судына җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot