Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә кече нефть компанияләре 100 миллион тонна нефть табуга багышланган тантана үтте
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашы.
(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Әлмәттә – нефтьчеләр башкаласында Татарстанның кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть табуларына багышланган тантана булып узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты киңәшчесе Ренат Мөслимов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Нефтеконсорциум” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев катнашты. Бу хакта "Әлмәт таңнары" яза.
Чыгышлардан аңлашылганча, бүген республикада 33 кече нефть компаниясе (МНК) эшли. Алар ел саен 7 миллион тонна кара алтын чыгара. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кече нефть компанияләре ел саен республиканың барлык дәрәҗәдәге бюджетына 70 миллиард сум акча күчерә. Әлеге компанияләрдә 8 меңнән артык эш урыны булдырылган.
"Алар үзләренең нәтиҗәлелеген раслады, әмма әле потенциаллары ахырына кадәр ачылмады әле", – дип белдердеПрезидент.
Чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә кече нефть компанияләре төзелгәндә һәм хәзер дә “Татнефть” ААҖнең ярдәмен ассызыклады.
Чара ахрында Татарстан Президенты алдынгы хезмәткәрләргә фидакарь эшләре өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз