news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә кече хаҗга юллама өчен бәйгедә сынаштылар

Барлыгы 9 команда Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) тормышына кагылышлы вакыйгаларны тәкъдим итүдә, мөнәҗәтләр укуда ярышты, сорауларга җавап бирде.

Әлмәттә кече хаҗга юллама өчен бәйгедә сынаштылар
almet-rt.ru/

(Әлмәт, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәтнең Үзәк мәчетендә Мәүлид аена багышлап, шәһәр һәм район мәчетләре командалары арасында бәйге узды. Җиңүчегә бүләк – кече хаҗга юллама. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

 Барлыгы 9 команда Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в) тормышына кагылышлы вакыйгаларны тәкъдим итүдә, мөнәҗәтләр укуда ярышты, сорауларга җавап бирде.

Бәйгедә Бишмунча, Габдрахман, Кәләй, Нәдер, Тайсуган, Миңлебай, Әлмәттән берничә команда, шәкертләр чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100