Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә кайнар су гигиена таләпләренә җавап бирми
Суд та шуны таныган
(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Әлмәттә күп катлы йортта яшәүчеләрнең берсе кайнар суның сыйфатына канәгатьсезлеген белдереп, кулланучылар хокукларын яклау һәм кешеләр иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль служба идарәсенең территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә.
“Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ тарафыннан бирелә торган кайнар суның гигиена таләпләренә җавап бирмәве ачыклана. Суд кайнар суның сыйфаты микробиологик, санитар-химик һәм органолептик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килмәве белән килешә.
Әлмәт суды “Әлмәт җылылык челтәрләре”нә 2015 елның 1 апреленә кадәр кулланучыларга бирелә торган кайнар суның сыйфатын яхшырту буенча чаралар күрүне йөкләде, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз