news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә карантин чорында шәһәр халкына ярдәм итү өчен инсталляция ясаганнар

2нче АПТС бинасында һәр кич саен «Өеңнән яхшы урын юк / Нет места лучше дома / There’s no place like home» язулары җемелдәп янып тора.

Әлмәттә карантин чорында шәһәр халкына  ярдәм итү өчен инсталляция ясаганнар
Instagram @novosti_almet

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Әлмәттә өч телдә лазерлы графика инсталляциясе ясадылар. 2нче АПТС бинасында һәр кич саен «Өеңнән яхшы урын юк / Нет места лучше дома / There’s no place like home» язулары җемелдәп балкып тора. Бу хакта Инстаграмда «Әлмәт яңалыклары» акканутында хәбәр ителә.

Видеороликка шәрехләмәдә бу гыйбарәнең татар халык әйтеме булуы, ул шәһәр халкы өчен хәзерге вакытта иң куркынычсыз урын — нәкъ менә өй икәнлеген искәртергә тиешлеге әйтелә.

«Имин урында калыгыз һәм иҗат итүдән туктамагыз. Һәм исегездә тотыгыз, хәзер өйдән дә яхшырак урын юк» — дип өнди Әлмәт халкын инициатива авторлары.

Инсталляция — «Алтын алма турында әкиятләр» проектының идеясе. Ул «Татнефть» компаниясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла һәм төрле илләрдән чакырылган экспертлар һәм рәссамнар төркеме катнашында Стрит-арт тикшерү институты тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Это видео о том, что даже оставаясь в безопасности, важно не переставать творить. ⠀ В Альметьевске запустили лазерно-графическую инсталляцию на трех языках. ⠀ На здании АПТС №2 каждый вечер мерцает надпись «Өеңнән яхшы урын юк» «Нет места лучше дома» «There’s no place like home». ⠀ Эта фраза - татарская поговорка и она напоминает всем жителям города, что самое безопасное место сейчас - это дом. ⠀ После завершения режима самоизоляции, инсталляция будет перезапущена с изначальным художественным высказыванием команды «С Е Т А П». ⠀ Оставайтесь в безопасности и не переставайте творить. И помните, сейчас нет места лучше дома❤️ ⠀ @pavelzmunchila, @setupdesigns, @whiskeyinabottle, @nikshishkin, @moonth.av @ask.hadulla, @alpar_group @anastasianesterova ⠀ «Сказки о золотых яблоках» @almetpublicart ⠀ Проект осуществляется по инициативе компании «Татнефть» @tatneft_official и реализуется Институтом исследования стрит-арта @research_streetart при участии группы приглашенных экспертов и художников из разных стран. ⠀ #Институтисследованиястритарта #Сказкиозолотыхяблоках #гидпосказкам #Татарстан #Искусство #Стритарт #өйдәутыр #оставайтесьдома #нетместалучшедома #лучшедома

Публикация от Новости Альметьевска (@novosti_almet)

news_right_1
news_right_2
news_bot