Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә каракларны дүрт тәүлектән тапканнар
Биредә төзелеш инструментлары һәм техникасы урланган
(Казан, 26 март , “Татар-информ”). Әлмәт пенсионерының фатирыннан 35 мең сумлык төзелеш инструментлары һәм техникасы урлаган ир-атларны җинаять урынында калдырган бармак эзләреннән таптылар, дип яза Әлмәт җирле газетасы.
19 мартта шәһәр уртасындагы кафеларның берсендә шактый гына “кәефләнеп” алган пенсионер янына ике ир-ат килә дә аны өенә озатып куярга була. Өенә кайтарып, урынга яткырганнан соң, алар фатирдан әйберләр урлап чыгып китә, дип вакыйганы тасвирлый басма.
Эксперт-криминалистлар җинаять урынында шактый гына бармак эзләре табалар. Алар буенча каракларны ачыклау өчен оперативникларга дүрт тәүлек кирәк була. Болар беркайда да эшләмәүче 27 һәм 38 яшьлек әлмәтлеләр булып чыга. Кечерәге ике тапкыр хөкем ителергә дә өлгергән. Тоткарланучылар гаепләрен таный. Хәзер аларны хөкем карары көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз