news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә капиталь төзекләндерүдән соң музыка мәктәбе ачылды

Музыка мәктәбе мәдәни объектларны “Уңайлы мохит” капиталь төзекләндерү программасы буенча ремонтланды.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Әлмәттә капиталь төзекләндерүдән соң Рәис Нәгыймов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбе ачылды, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Музыка мәктәбе мәдәни объектларны “Уңайлы мохит” капиталь төзекләндерү программасы нигезендә ремонтланган. Аңа 1955 елда нигез салынган булган.

1нче балалар музыка мәктәбенең фундаменты ныгытылган, җылыту, су системасы алыштырыла, электр һәм инженерлык челтәрләре, түбәсе, тәрәзәләре яңартылган.

Мәктәп үз дәверендә 2 меңләп укучы чыгарган. Алар арасында күренекле композиторлар, атказанган мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре шактый.

2015 елда мәктәп бөтенроссия “ Иң яхшы өстәмә белем бирү учреждениесе” бәйгесе лауреаты булган.

Бүгенге көндә музыка мәктәбендә 18 белгечлек буенча 600дән артык яшь музыкантка 42 мөгаллим белем һәм тәрбия бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot