news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә капиталь ремонттан соң Рәис Нәгыймов исемендәге музыка мәктәбе ачылды

Төзүчеләргә һәм музыка мәктәбе фидакарьләренә бүләкләр дә тапшырылды.

(Әлмәт, 14 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә Әлмәттә капиталь ремонттан соң Рәис Нәгыймов исемендәге музыка мәктәбе ачылды, дип яза җирле басма.

Нефтьчеләр урамындагы әлеге бинага мәктәп 1985 елда ук күчкән булган. Шуннан бирле ул капиталь ремонт күрмәгән. Өч катлы бинаны хәзер танымаслык та түгел. Республика бюджетыннан тыш федераль программа буенча да ярдәм булган. “Татнефть” компаниясе бинаның фундаментын ныгытуга, төзекләндерүгә, территорияне яктыртуга, кабинетларны оформить итүгә һәм җиһазлар, стендлар алуга акча бүлеп биргән. Музыка мәктәбен тәмамлаучыларның 300е музыкант һөнәрен сайлаган.


Балаларның, әти-әниләрнең һәм 1 нче музыка мәктәбе коллективының шатлыгы белән уртаклашырга район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы Ренат Нугайбеков һәм башкалар килгән иде. Алар бинаны карап чыктылар. Төзүчеләргә һәм музыка мәктәбе фидакарьләренә бүләкләр дә тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100