Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә канализация чистарту корылмалары ремонтына 781 миллион сум биреләчәк
Заказ бәясенә төзелеш һәм монтажлау эшләре буенча чыгымнар кергән.
(Әлмәт, 27 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә канализация чистарту корылмаларын киңкүләмле төзекләндерү эшләре бара. Быел ремонт эшләренә 781 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Тиешле тендерны Россия Дәүләт сатып алулары сайтында Татарстанның газлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженер челтәрләрен үстерү фонды урнаштырды. Заказ бирүче - Әлмәт районы башкарма комитеты.
Аукцион нәтиҗәләре 15 июль көнне билгеле булачак. Акча район, республика һәм федераль бюджетлардан бүлеп биреләчәк. Заказ бәясенә төзелеш һәм монтажлау эшләре буенча чыгымнар кергән. Контракт 2020 елның 31 декабренә кадәр төзеләчәк. Җиһазлар һәм башкарылган эшләргә 60 ай гарантия бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз