news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә кафеларының берсендә ялган эчемлек белән кабат тотылганнар

Кафе хуҗасын җавапка тарту турында сүз бара

 (Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Әлмәтнең “Джентльмен удачи” кафесында чит илдә эшләнгән хәмер эчемлеге дип суррогат тәкъдим иткәннәр.
Бер кафеда акциз маркалары булмаган, шулай ук ялган акциз маркалы исерткеч эчемлекләргә тап булганнар.Җәмгысе 31,4 литр ялган хәмер табып алынган. Шул ук вакытта кафеның исерткеч эчемлек сатарга лицензиясе дә булмаган.

Эшмәкәргә карата административ эш кузгатканнар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: әлеге кафе аерым контрольда тотылган, чөнки элегрәк тә анда Казакъстанда җитештерелгән хәмер табып алынып, закон бозучы административ җавапка тартылган булган, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot