news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Көзге игелеклелек атнасы” акциясе үткәрелә

Драмтеатр бинасында тантаналы җыелыш була.

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Әлмәт районы советы һәм башкарма комитеты, ветераннар советы инициативасы белән 30 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр әти-әниләргә ярдәм көннәре уздырыла, дип хәбәр итә муниципалитетның almetyevsk.tatar.ru сайты.

“Опека” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан “Көзге игелеклелек атнасы” акциясе дә үткәрелә. Аның барышында мохтаҗ өлкәннәрнең өйләрендә, бакчаларында өмәләр оештырылачак. Шулай ук җәмәгать транспортында да “Ветераннарга урын бир” акциясе планлаштырылган. Медицина, мәгариф учреждениеләрендә дә чаралар булачак. Тантаналы җыелыш 30 сентябрьгә драмтеатр бинасында узачак. Акция балаларның да игътибарын әти-әниләренә җәлеп итүне максат итә. Һәркем өлкәннәрнең өйләренә барырга вакыт табып, аларга ярдәм күрсәтсә, хәлләрен белсә иде, диелә Әлмәт районы сайтында.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot