Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә көз музыкаль ярыммарафоннан башлана
Традиция буенча яшь йөгерүчеләргә 600 метрлы дистанцияне йөгереп, медаль һәм иганәчеләрдән махсус бүләкләр ала алу мөмкинлеге булачак.
(Әлмәт, 29 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1 сентябрь көнне Әлмәттә TIMERMAN спорт чаралары сериясе сезонының соңгы стартларыннан берсе узачак, дип яза җирле басма.
Нефтьчеләр каласында АК БАРС БАНК Әлмәт музыкаль ярыммарафоны үтәчәк. Старт Ленин урамы, 98 нче йорт адресы буенча урнашкан “Нефтьче” Мәдәният сараеннан башлана. Әлмәт ярыммарафоны 7 октябрь көнне уздырылачак АК БАРС БАНК Казан милли ярыммарафоны алдыннан үзеңнең көчеңне сынап карау мөмкинлеге ул.
Традиция буенча яшь йөгерүчеләргә 600 метрлы дистанцияне йөгереп, медаль һәм иганәчеләрдән махсус бүләкләр ала алу мөмкинлеге булачак. 1еннән йөгерә башлаучыларга махсус 1 километрлы дистанциягә йөгерү оештырылачак.
16.00 сәгатьтә 3, 10 һәм 21,1 километр дистанцияле стартка профессиональ спортчылар һәм барлык бу спорт төренә битараф булмаган кешеләр чыга ала. Моннан бигрәк тә музыка яратучылар читтә калмас, чөнки дистанциянең буеннан-буена дәртле көйләр яңгыраячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз