news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә күпкатлы йортта ике фатир һәм өч балкон берьюлы янган

Янгын электр җиһазын монтажлау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Әлмәттә күпкатлы йортта ике фатир һәм өч балкон берьюлы янган
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 7 март, «Татар-информ»). Әлмәттә күпкатлы торак йортта чыккан янгын берьюлы ике фатирга һәм өч балконга зыян салган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Гафиятуллин урамындагы 29б йортында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген 7.27 сәгатьтә килде», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгын алтынчы катта башланып, балконга күчкән. Шуннан соң ялкын җиденче каттагы балконга һәм фатирга күчкән, сигезенче каттагы балконга да өлешчә зыян килгән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 10 минут эчендә сүндергән. Аның мәйданы 26 квадрат метр тәшкил иткән. Беркем дә зыян күрмәгән.

Янгын электр җиһазын монтажлау һәм файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан дип фаразлана.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot