Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә күп катлы йортта янгыннан ике баланы һәм аларның анасын коткарганнар
Янгын Ленин урамындагы йортларның берсендә чыккан.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Әлмәттә күп катлы йортта чыккан янгыннан бер хатын-кызны һәм аның ике баласын коткарганнар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген 11.18 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Ленин урамындагы күп катлы йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил иткән.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр өченче кат балконында ярдәм сорап кычкырган хатын-кызны һәм аның ике баласын күреп алган. Балконга баскыч куеп, хатын-кызны һәм ике малайны (берсе – өч, икенчесе – бер яшьлек) алып төшкәннәр.
Моннан тыш, өске каттагы фатирдан, махсус битлек кидереп, 91 яшьлек әбине урамга алып чыкканнар.
Башка зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз