news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Көньяк Корея компанияләре проектларын тормышка ашыралар

Районның киләчәк планында төбәккә чит ил инвесторларын җәлеп итү каралган

 (Әлмәт, 9 сентябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясендә инвестицияләргә аерым урын бирелгән. Әлмәт районының киләчәккә планында да төбәккә инвесторлар җәлеп итү каралган. Инде бу юнәлештә эш бара, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

"Республика икътисади кризис шартларында да үсүен, 2030 елга кадәр исәпләнгән стратегиядә билгеләнгән максатларга ышанычлы адымнар белән атлап баруын дәвам итә. Татарстан төп күрсәткечләр буенча илнең алда баручы төбәкләреннән санала. Инвестиция күләме генә дә соңгы 5 елда 2,5 триллион сумга җиткән. Россия Президенты Татарстанны инвестицион климат рейтингында 1 нче номер дип атап, республика җитәкчелегенең икътисади сәясәтенә югары бәя бирде. Көчле, нәтиҗәле икътисад – ул эш урыннары, яхшы хезмәт хакы, инфраструктура, социаль проектларның тормышка ашуы, димәк, төбәктә яшәүчеләрнең тормыш сыйфаты дигән сүз. Әлмәт җитәкчелеге дә моны күздә тотып, районга күбрәк инвесторлар җәлеп итү, аларны территория белән кызыксындыруны бурыч итеп куя", - дип яза газета.

“Әлмәттә бизнес җәелдерү өчен барлык шартлар тудырылган, мәйданчыклар бар. Җирле хакимият сөйләшү өчен ачык, теләктәшлек күрсәтергә һәрвакыт әзер”, – диде район башлыгының инвестицион үсеш буенча киңәшчесе Ратмир Мәүлиев.

Үзебезнең ил инвесторларына өстенлек бирелсә дә, чит илдәгеләрнең кызыклы проектлары да игътибарсыз калмый. Мәсәлән, Әлмәттә Көньяк Корея компанияләре проектларын тормышка ашырырга керешкән. Бер компания биредә бикләвеч арматурасы һәм контроль-үлчәү клапаннары ясау, аларны җыю буенча завод ачарга тели. Шушы ук илнең икенче бер компаниясе трансформаторлар җыеп, аларны сату юнәлешен җәелдермәкче. Әлеге трансформаторлар югалтуларны киметергә мөмкинлек бирә. Аның сәнәгать предприятиеләре, торак-коммуналь хуҗалык, ягъни кулланучылар өчен бик отышлы булуы игътибарны җәлеп иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot