news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә күкрәк бизе яман шеш авыруына каршы акция узды

Тикшеренү барышында 102 кешедә төрле характердагы кимчелекләр табыла.

(Әлмәт, 10 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә күкрәк бизе яман шеш авыруына каршы акция узды. Республика клиник онкология диспансерының алдынгы билгечләре хатын-кызлар өчен “Западный” сәүдә үзәгендә бушлай тикшеренү үздырды, дип яза җирле басма.

Тикшеренү барышында 102 кешедә төрле характердагы кимчелекләр табыла. Алты хатын-кыз авыруларны башлангыч чорда ачыклау өчен, өстәмә тикшеренүгә җибәрелә. Бу көнне табиблар яман шеш авыруын профилактикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча консультация дә бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot