news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә JuniorSkills стандартларының өч юнәлеше буенча чемпионатның төбәк этабы төгәлләнде

Әлмәтлеләр - JuniorSkills җиңүчеләре.

 (Әлмәт, 21 декабрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Татарстанның Әлмәт шәһәрендә JuniorSkills стандартларының «мехатроника», «электромонтаж» һәм «инженерлык дизайны» компетенцияләре буенча төбәк чемпионаты этабы төгәлләнде, диелә "Әлмәт таңнары” газетасында.

“Киләчәк Татарстан көллияте” мәйданчыгында шәһәрдән 10 һәм районнан 60тан артык укучы катнашты. 10 нчы мәктәп укучылары 2 компетенция буенча иң яхшылар булып танылды. “Мехатроника” да үз төркемнәрендә Самат Гарифуллин һәм Владислав Жалин, «инженерлык дизайны»нда Вадим Петряев белән Данил Салиев, Илнур Сибгатуллин һәм Рамил Газизов җиңү яулады. Алар хәзер Казанда февраль аенда узачак чемпионат этабына әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100