news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Изгелек ярминкәсе - хәйрия акциясе уздырыла

Чара 1 декабрьдә Әлмәтнең Үзәк мәчетендә узачак.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә Изгелек ярминкәсе узачак. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния назәрәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярминкәдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен сату оештырылачак. Талантлы осталар чара кунакларына бизәнү, кулдан бәйләнгән , уникаль интерьер әйберләре һ.б. тәкъдим итәчәк.

Ярминкәдә һәр сатып алучы мохтаҗларга ярдәм күрсәтү буенча үткәрелгән хәйрия акциясендә катнаша дигән сүз.

Чара 1 декабрьдә Әлмәтнең Үзәк мәчетендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100