news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә җитлекми туган сабыйларга йон жилет һәм оекбаш бәйлиләр

Ярты ел эчендә клуб волонтерлары җитлекми туган балалар өчен реанимация бүлегенә 69 төрле әйбер тапшырдылар.

(Әлмәт, 30 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"_). “28 энә күзе” социаль-хәйрия фонды үз алдына җитлекми туган сабыйларга ярдәм кулын сузу һәм аларның сәламәтлеген саклау бурычын куя. Бу турыда җирле басма яза.

Волонтерлар сабыйларга көч тупласыннар өчен йон комплектлар һәм уенчыклар бүләк итә. Әлеге клуб хакында Рузалия Галиева беренче тапкыр Казанга килгәч ишетә. Биредә ул волонтерларның шундый комплектларны Казан хастаханәләренә бүләк итеп бирүен күрә. Шуннан соң ул үзе дә Әлмәттәге “28 энә күзе” клубының координаторы була.

"Безнең клубка апрель аенда 1 яшь тула. Без күбрәк “Инстаграм” социаль челтәре аша эшлибез. Кешеләр безне үзләре табып килә. Кемдер үзе бәйли, ә кемдер җеп белән ярдәм итә. Йон әйберләр нерв очларын стимуллаштыруга һәм эчке органнарның дөрес эшчәнлеген тәэмин итүгә сәләтле", - дип аңлатты “28 энә күзе” клубы координаторы.

Ел саен Әлмәттә 2 меңгә якын сабый дөньяга килә. Шулардан 100 бала җитлекми туа. Ярты ел эчендә клуб волонтерлары җитлекми туган балалар өчен реанимация бүлегенә 69 төрле әйбер тапшырдылар. Һәр комплект үз эченә баш киемен, жилет, оекбашны һәм уенчыкны ала.

"Бу бик уңайлы, чөнки әлеге сабыйларның тән җылылыгы бик тиз югала. Йон киемнәр исә җылылыкны саклап калырга ярдәм итә", - диде Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең яңа туган балалар өчен реанимация бүлеге мөдире Мансур Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot